Татарстанда һава торышы начарая: буран һәм бозлавык көтелә
Татарстан синоптиклары республикада, шул исәптән Сарман районында да, һава торышының сизелерлек начараячагы турында кисәтә.
27 февраль киченнән башлап 28 февральгә кадәр төбәктә болытлы һава сакланачак, кар һәм җепшек кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарны туман сарып алачак, ә көндез көчле буран чыгуы ихтимал. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк, көндез аерым урыннарда җилнең егәрлеге 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә -7..-10 градус тирәсе булса, көндез -2..-5 градуска кадәр җылытачак. Юлларда хәл катлаулы булачак: бозлавык, көндез кар боткасы барлыкка килүе һәм аерым участокларда кар көртләре ясалуы көтелә. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга аеруча игътибарлы булырга, дистанцияне сакларга һәм мөмкинлек булганда ерак сәфәрләрдән тыелып торырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев