Җәмгыять

Татарстанда һава торышы: яшен, яңгыр, боз, +26 градуска кадәр җылы булачак

Россия Гидрометеорология үзәгенең Татарстан бүлекчәсе хәбәр итүенчә, җомга көнне республика буйлап үзгәрүчән болытлы һава шартлары көтелә. Төбәкнең күпчелек районнарында кыска вакытлы яңгырлар явачак, ә көндезге сәгатьләрдә көчле яшен һәм боз явуы ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.

Җилнең көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәге, ә көндез урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр артачагы көтелә. Төнлә термометр баганалары +10..+15 градусны күрсәтсә, көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак.

Казан шәһәре буенча прогноз: башкалада да үзгәрүчән болытлылык саклана, кыска вакытлы яңгырлар булачак. Җилнең көньяк-көнбатыштан тизлеге – секундына 5-10 метр, иң югары күрсәткеч 14 метрга җитә ала. Шәһәрдә көндез температура +22..+24 градус тирәсендә булачак.

Районда да шундый һава торышы көтелә. 


Нет комментариев