Җәмгыять

Татарстанда һава торышы: яңгыр, көчле җил һәм +20 кадәр җылы

Татарстанда бүген көндез көчәюче җил, урыны белән яңгыр һәм +20 градуска кадәр җылылык көтелә. Һава торошы турында ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан булырга мөмкин. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр. Көндез урыны белән җилнең көче секундына 15-20 метрга кадәр җитә.

Төнлә һава температурасы +4...+9 градус, көндез исә +15...+20 градус җылы булачак.

Районда да шундый ук һава торышы саклана. 


Нет комментариев