Татарстанда һава температурасы түбәнәя: салкынча антициклон килә
Бүген, 21 майда, Татарстанда һава торышы үзгәрә. Салкынча антициклон йогынтысында эсселек бераз кими. Җитәкчелекнең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада алмашынучан болытлылык көтелә. Явым-төшем булмаячак, дип яза «Татар-информ» МА.
Төньяк-көнбатыштан җил исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тирәсе. Көчәйгәндә, урыны белән 13 метрга (Казанда 12 метрга) кадәр җитә.
Төнлә һава +15 градустан югары күтәрелмәс, көндез термометрлар +22..+27 градусны (Казанда +24..+26 градусны) күрсәтәчәк.
Районда да шундый һава торышы фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев