«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе Казанлылар һәм кунаклар өчен дә ачылды
Россия – АСЕАН саммиты кысаларында эшләп килгән «Татарстанда эшләнгән» экспозициясе бүген киң катлау тамашачысына юл ачты. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, элек халыкара форум кунаклары өчен генә тәкъдим ителгән күргәзмә хәзер Казан халкы һәм шәһәр кунаклары өчен дә ачык.
Экспозициядә республиканың төрле тармак предприятиеләре, галимнәр, инженерлар һәм стартаплар эшләнмәләре бергә тупланган. Сәнәгать, медицина, IT-технологияләр, авыл хуҗалыгы, экология юнәлешләрендәге уннан артык проект үз урынын алган. Чит ил делегацияләре игътибарын, бигрәк тә, Татарстанның экспортка сәләтле компанияләре эшләнмәләре җәлеп иткән.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, монда медицина приборларыннан алып яшьләр инициативаларына кадәр киң спектр тәкъдим ителгән. Аның сүзләренчә, экспозицияне оештыруда, аны бизәүдә һәм делегацияләрне озатуда яшьләрнең роле бик зур булган.
Күргәзмәнең иң кызыклы экспонатлары арасында – сәнәгать объектларын тикшерү өчен «Innospector» очкычсыз аппараты, «СОНОРУС» медицина комплекслары, йөрәк эшчәнлеген ерактан күзәтү системасы кардиосәгатьләре, хирургия һәм реабилитация өчен яңа җиһазлар бар.
Шулай ук кунаклар «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе эшләгән экскурсия судносы, су чистарту өчен «СОНОплазмаВ-1000» экологик җайланмасы, 110 кВ көчәнешле кабель муфтасы һәм «ПОЗиС» ААҖнең сыр өлгертү өчен яңа аппаратурасы белән таныша ала.
Министр Кадыйров: «Татарстан дөньяга идеяләр генә түгел, ә кулланышка әзер технологик чишелешләр тәкъдим итәргә сәләтле», – дип ассызыклады.
Бүген күргәзмәнең эчке залы эшли, ә тышкы өлеше якындагы шимбә-якшәмбе көннәрендә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев