Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда еллык гаилә түләве: кем ала ала һәм ничек рәсмиләштерергә?

2026 елдан башлап «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәменең яңа формасы — еллык гаилә түләве эшли башлады. Бу — эшләүче ата-аналарга салымнарны кайтару юлы белән бирелә торган бер мәртәбәле ярдәм, дип яза «Татар-информ» МА.

Түләү механизмы ничек эшли?

Календарь ел дәвамында эшләүче ата-аналарның кеременнән 13% ставка белән салым тотып калына. Гариза биргәннән соң салым 6% ташламалы ставка буенча яңадан исәпләнә. Тотылган һәм яңадан саналган сумма арасындагы аерма мөрәҗәгать итүчегә кайтарыла. Яңадан исәпләү мөрәҗәгатькә кадәр бер ел эчендәге чорга гына башкарыла. Мәсәлән, 2026 елда 2025 ел нәтиҗәләре буенча, 2027 елда 2026 ел өчен түләү алырга мөмкин.

Кем түләү алу хокукына ия?

Еллык гаилә түләвенә кимендә ике бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар дәгъва итә ала. Балаларның яше 18 яшьтән кечерәк яки 23 яшькә кадәр (көндезге формада белем алган очракта) булырга тиеш. Түләүгә уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр дә хокуклы.

Түләү алу өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

Гаиләдә 18 яшьтән кечерәк яки 23 яшькә кадәрге (көндезге бүлектә укыган) ике яки күбрәк бала булу;

Мөрәҗәгатькә кадәр бер ел эчендә гариза бирүченең кеременнән салым тотылу;

Гариза бирүче һәм балалар — Россия Федерациясе гражданнары, аның территориясендә даими яшиләр;

Гаиләнең бер әгъзасына уртача айлык керем төбәктәге яшәү минимумының 1,5 тапкырыннан артмау;

Гаилә мөлкәте билгеләнгән нормативларга туры килү.

Аерылышкан ата-аналарга нәрсә белергә кирәк?

Аерылышу түләү алудан баш тарту өчен сәбәп булып тормый. Әгәр барлык шартлар үтәлсә, ата-аналарның һәркайсы мөстәкыйль рәвештә гариза бирә ала. Әмма алар өчен өстәмә таләп — алимент түләү буенча бурычның булмавы.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев