Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда ел башыннан 181 МХО ветераны кадр үзәкләре аша эшкә урнашкан

2026 ел башыннан Татарстанның кадр үзәкләренә, эш эзләүдә ярдәм сорап, 221 махсус хәрби операция ветераны мөрәҗәгать иткән. Шулардан 181 элеккеге хәрби уңышлы эшкә урнашкан, ун кеше үз эшен ачкан, 46сы түләүсез һөнәри яңа өйрәнү үткән. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенең мәгълүматында әйтелә, дип яза «Татар-информ» МА.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, эш эзләүче һәр сугыш ветеранына шәхси карьера консультанты беркетелә, ул аны, резюме төзүдән алып, әңгәмәгә әзерләнгәнгә кадәрге этапларда озата бара.

Моннан тыш, элеккеге хәрби хезмәткәрләрнең психологик ярдәм һәм хезмәт базарында социаль адаптациядә ярдәм алу хокукыбар. Быел 105 ветеран һөнәри юнәлеш алу үткән, 11 кешегә психологик ярдәм, тагын 11 кешегә исә социаль адаптациядә ярдәм күрсәтелгән.

Бүгенге көндә ветераннар республика предприятиеләрендә автомат сызыклар операторы, йөртүче, нефть һәм газ чыгару операторы, эретеп ябыштыручы, электрогаз эретеп ябыштыручы һ.б. булып эшли.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү «Кадрлар» милли проекты максатларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев