12 июньдә төнге сәгатьләрдән алып көндезгә кадәр республика территориясендә (шул исәптән Казанда) яшен, урыны белән боз явуы фаразлана. Җилнең тизлеге кыска вакыт эчендә секундына 15–20 метрга кадәр көчәячәк, дип яза «Татар-информ» МА.
Начар һава шартлары аркасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә:
⚠️ Агачлар, электр баганалары, билгеләр һәм реклама конструкцияләре янында булмаска;
⚠️ Автомашинаны ачык урында түгел, ә биналар яки гаражлар янында калдырырга;
⚠️ Көчле яшен вакытында телефон белән кулланмаска, электр приборларын челтәрдән аерып куярга киңәш ителә.
Һава торышы яңалыкларын күзәтеп барыгыз, җитди куркыныч янаган очракта бердәм ярдәм номерына – 112гә шалтыратыгыз.
Нет комментариев