Татарстанда аномаль эсселек һәм тотрыксыз һава: яшен, боз, көчле җил
Бүген, 20 майда, Татарстанда эссе һава сакланачак, ләкин көндез һәм кичен атмосфера фронты йогынтысында торгынсызлык көтелә. Республика буйлап алмашынучан болытлылык, урыны-урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз һәм көчле җил фаразлана. Казанда явым-төшем булмаячак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Төньяк-көнчыгыштан җил көндез секундына 5–10 метр, урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә, бигрәк тә көнбатыш районнарда, +19 градуска кадәр җылы булса, көндез һава термометрлары +28...+33 градус күрсәтәчәк (Казанда +31...+33).
Районда да шундый һава торышы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев