Бүген республикада +33 градуска кадәр җылы көтелә. Явым-төшем булмаячак, алмашынучан болытлылык саклана. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә исә, көндез урыны белән 13 метрга кадәр көчәячәк, дип яза «Татар-информ» МА.
Һава температурасы көндез +28...+33 градус булачак.
Казанда термометрлар +30...+32 градус күрсәтәчәк.
Район территориясендә дә шундый ук һава торышы саклана.
Нет комментариев