Республиканың ике районында өй янындагы җир участоклары әле дә су астында кала, дип яза «Татар-информ» МА.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, су басу күзәтелә: Кукмара районы Лубян авылында суның биеклеге – 18, Васильево бистәсендә исә 7 участокта 5 сантиметрдан артмый.
Соңгы тәүлек эчендә Васильеводагы биш участок тулысынча судан арынган.
Нет комментариев