Җәмгыять

Татарстанда 2 мең укучы пилотсыз очкычлар серен үзләштерә

Республикада пилотсыз авиация өчен кадрлар әзерләү системасы барлыкка килгән – башлангыч сыйныф укучыларыннан алып югары уку йортлары студентларына кадәр. Бу хакта Drone Expo форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

18 мәктәптә махсус сыйныфлар ачылган, анда 5-11 сыйныфларда 2 меңгә якын бала белем ала. Тагын 800ләп укучы авиамодельләштерү түгәрәкләрендә шөгыльләнә.

Урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан 6сы даими кадрлар әзерли, 8 көллият кыска вакытлы операторлык курсларын гамәлгә ашыра.

Пилотсыз технологияләр модульләре КНИТУ-КАИ, Иннополис, Казан аграр университеты, КФУ һәм КДЭУда укытыла.

IT-паркта инженерлык лабораториясе, стартап-акселератор һәм дрон-парк эшли. Көзен Kazan Digital Weekта яшьләр өчен Бөтенроссия инженерлык хакатоны планлаштырыла, дип тә ассызыклады Миңнеханов.


Нет комментариев