Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан вәкилләре Түбән Новгородта «Профессионаллар» финалында көч сынашачак

27 майдан 1 июньгә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының финал этабы оештырыла. Чара илнең һөнәри белем бирү системасы өчен әһәмиятле вакыйга булып тора, анда тәҗрибәле экспертлар, эшмәкәрләр һәм дәүләт структуралары вәкилләре бергә җыела, дип яза «Татар-информ» МА.

Финал уеннары Федераль һөнәри технопарк мәйданчыгында үткәрелә. Төп яшь төркемендә катнашучылар 12 төрле компетенция буенча үзара ярышачак. Шуларның 9ында Татарстан Республикасының команда әгъзалары чыгыш ясаячак.

Чемпионат нәтиҗәләре 1 июньдә билгеле була – шул көнне ябылу тантанасы һәм призерларны бүләкләү үтәчәк. Төп ярыш көннәре исә 28-31 майга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев