Җәмгыять

Татарстан урманчылары 44 га урманны сәламәтләндергәннәр, 59 га тикшергәннәр

Татарстан урманчылары 57 гектар мәйданда урманнарны фитопатологик тикшерү үткәрде һәм 44 гектарда санитар-сәламәтләндерү чараларын башкарды. Бу хакта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

– Урман саклау чараларының төп максаты – үсентеләрнең биологик тотрыклылыгын арттыру, авыруларның таралуына юл куймау һәм зарарлы бөҗәкләрдән килгән зыянны киметү, – дип белдерде Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Барлыгы 2026 елда урманнарны фитопатологик тикшерү 2,4 мең гектар мәйданда үткәреләчәк, санитар-сәламәтләндерү чаралары 1 мең гектарда планлаштырылган. Бу эшләр «Экологик иминлек» милли проектының максатларына тулысынча туры килә.


Нет комментариев