Татарстан планлы бюджетара трансфертларның яртысыннан артыгын алган
1 июньгә Татарстан бюджетына федераль бюджеттан 52,4 млрд сум күләмендә бюджетара трансфертлары кергән – бу 93,6 млрд сум көтелгән күрсәткечнең яртысыннан да күбрәк. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Республика бюджеты 45,4 млрд сум субсидия, 4,3 млрд сум субвенция, 2,5 млрд сум башка бюджетара трансфертлары һәм 245 млн сум федераль фондлардан кертем алган.
– Кергән федераль акчалар максатчан булып, максатчан тәгаенләнеш буенча чыгымнарны финанслауга юнәлтелгән, – дип аңлаттылар республика ведомствосында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев