Татарстан яшьләре үз проектларын тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр грант ота ала
Татарстанда, шул исәптән Сарман районында яшәүче 14-35 яшьлек актив яшьләр «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар тапшыра ала.
Әлеге проект яшьләргә үзләренең социаль әһәмияткә ия идеяләрен тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр акчалата ярдәм алу мөмкинлеген бирә. Бәйгенең төп максаты — яшьләрне иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеккә тарту, аларның башлангычларын ил файдасына юнәлтү. Бу чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер өлеше булып тора һәм яшь буынга үсү өчен яңа офыклар ача.
Республиканың яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, Татарстан Росмолодежь грантларын җәлеп итү буенча Россиянең иң яхшы биш төбәге исемлегенә керә. Узган сезон нәтиҗәләре буенча Татарстан яшьләреннән 638 гариза тапшырылган булган, шуларның 47се җиңү яулап, гомуми суммасы 27 миллион сумлык грантка лаек булган. Министр быел да республика яшьләренең, шул исәптән районнарда яшәүчеләрнең дә әлеге процесста актив катнашуларына ышаныч белдерә.
Бәйгедә катнашу өчен проектны 18 номинациянең берсе буенча тәкъдим итәргә кирәк. Гаризалар Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның (Росмолодежь) рәсми сайтында 27 февральдән 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Катнашучыларга да, проект командасы җитәкчеләренә дә 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булу шарты куела. Шунысы мөһим: бәйгедә элек җиңүче булган яшьләр дә кабат үз көчләрен сыный ала. 2025 елда бәйге географиясе киңәеп, Россиянең барлык 89 төбәген, шулай ук беренче тапкыр Абхазия вәкилләрен дә үз эченә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев