САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан һәм Кыргызыстан: «Tatarstan Today» тапшыруының яңа чыгарылышы

Дина Газалиеваның «Tatarstan Today. Дөньяга ачык» авторлык программасының Татарстан һәм Кыргызыстан арасындагы күпкырлы хезмәттәшлеккә багышланган чираттагы чыгарылышы эфирга чыга.

Телевизор караучылар Иссык-Күлнең ни өчен дөнья могҗизаларының берсе дип саналуы һәм Россия-Кыргызыстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән дус Кыргызыстанның нинди уртак кызыксынулары барлыгы турында белерләр.

Автор үз игътибарын ике ил арасындагы багланышларны экспертлар күзлегеннән анализлауга юнәлтәчәк. Моңа РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге делегациянең Чолпон-Атага визиты мисал итеп алыначак. Рәсми көн тәртибеннән тыш, Дина Газалиева төбәкнең мәдәни үзенчәлекләре турында да сөйләячәк: Бишкектә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны ничек каршы алулары, кыргыз кухнясының ни белән таң калдыруы һәм Үзәк Азиядәге кайсы уникаль ачык һавадагы музейны барып күрергә кирәклеге турында бәян итәчәк.

Тапшыруны «ТНВ» телеканалында 28 февральдә 19:00 сәгатьтә һәм 2 мартта 22:10 сәгатьтә карарга мөмкин. Шулай ук чыгарылыш «Татарстан 24» эфирында 4 мартта 18:30 һәм 22:30 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев