Татарстан дәүләт структуралары өчен ИИ-хезмәткә 152 млн сум бүленә
Тендер порталында республиканың дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлары өчен ясалма интеллект нигезендә хезмәт төзү һәм эшләтү турында игълан урнаштырылган, дип яза «Татар-информ» МА.
Заказчы – Татарстанның Цифрлы трансформация үзәге. Проект республика бюджеты хисабына финансланачак.
Система хакимият органнары һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре өчен билгеләнгән. Аны гамәлгә кую кысаларында дәүләт идарәсе, мәгариф өлкәсенә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә ИИ-агентлар һәм модельләр кертү каралган.
Башкаручы әлеге елның 25 декабренә кадәр системаны озату һәм техник ярдәм күрсәтергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев