САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан «БумБатл» Бөтенроссия экомарафонында икенче урында

Татарстан Республикасы «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясендә катнашучы регионнар рейтингында ышанычлы рәвештә икенче урында тора.

Бүгенге көнгә республика халкы тырышлыгы белән 86,5 тонна икенчел чимал җыелган һәм эшкәртүгә җибәрелгән. Алда бары тик Башкортостан Республикасы гына, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте.

«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында уза торган масштаблы экологик акциядә илнең барлык 89 төбәге катнаша. «БумБатл» быел ел буенча барды, ә көзге этабы 1 сентябрьдә башланды һәм 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«БумБатл» уку йортлары, предприятиеләр һәм оешмалар арасында ярышлар форматында уздырыла. Катнашу өчен махсус кабул итү пунктларында макулатура тапшырырга кирәк. Татарстанда, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдәге нокталарны да кертеп, аларның саны 200дән артык.

Акциягә нәтиҗәләр этаплап ясалачак: шәхси һәм гаилә зачетлары нәтиҗәләре көзге сезон тәмамлангач игълан ителәчәк, ә команда һәм төбәк ярышларының финал нәтиҗәләре 2026 елның мартында ясалачак.

Җиңүчеләр дүрт категориядә билгеләнәчәк: мәгариф учреждениеләре, оешмалар арасында, шулай ук индивидуаль һәм гаилә зачетында. Акция, макулатураны әзерләү кагыйдәләре һәм кабул итү пунктлары турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта табып була: бумбатл.национальныепроекты.рф.

Рәсем ТР Экология министрлыгы тарафыннан бирелгән 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев