«ТатАрча Җәй» лагеренда «Без Тукай оныклары» сменасы старт алды
Арча педагогика көллияте оештыруындагы «ТатАрча Җәй» лагереның «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән чираттагы сменасы үз эшен башлады. Быелгы ял сезонында Россиянең 12 төбәгеннән килгән 176 бала 18 көн дәвамында татар телен, мәдәниятен һәм милли гореф-гадәтләрне өйрәнәчәк. дип яза «Татар-информ» МА.
Сменаны ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова катнашты.
Илсур Һадиуллин балаларны лагерь ачылуы белән котлап, аларны милләткә тугры булып үсүче яшь буын вәкилләре дип атады. Ул Арчаны — күп күренекле шәхесләр үстергән рухи үзәк, ә төрле төбәкләрдән килгән балаларның бер гаилә булып берләшүен зур бәхет дип билгеләде.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов республика җитәкчелегенә һәм лагерь оештыручыларына рәхмәт белдерде. Ул лагерьны чын мәгънәсендә сокланырлык дип атады, чөнки балалар кыска вакыт эчендә бер гаиләгә әверелә, иҗади, мәдәни, спорт чараларында катнаша.
Көллият директоры Гөлнара Гарипова балаларга күңелле, мавыктыргыч ял, яңа дуслар һәм онытылмас хатирәләр теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев