Тәймияне апалары бик яраталар
Радик һәм Зөһрә Закировлар гаиләсендә бишенче сабый булып аваз салган нәни кызга исемнең дә иң матурын сайлаганнар.
Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, “кыю, курку белмәс” дип тәрҗемә ителә икән Тәймия исеме. “Башка балалардан аерылып торырдыр кебек әле, елавы ук икенче төрле”, - дип шаяртты әтисе. Барысы да аның сау-сәламәт үсүен телиләр. Әби-бабайлары да оныкларына изге теләктә торалар.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Әниләр көне алдыннан, күпбалалы гаиләне тәбрикләп, тигезлек, саулык, балаларның куанычларын гына күреп яшәүләрен теләде һәм чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре тапшырды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да, яшь әти белән әнине, әби-бабайларны тәбрикләп, тигез тормыш, саулык теләделәр.
Закировлар да “Безнең геройларга” акциясенә кушылып, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга юлланган хатка имзаларын куйдылар, ил-көннәргә тынычлык теләделәр.
Кечкенә Тәймияне апалары аеруча яраталар, шуңа кулларыннан гел төшермиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев