САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сынатмаска сүз бирәбез

Укытучы һөнәре - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Бу тормышта нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар безне гыйлем дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, тәрбияле булырга өндәде. Безнең укытучыбыз - хөрмәтле Алсу Нисбәт кызы...

Укытучы һөнәре - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр.
Бу тормышта нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар безне гыйлем дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, тәрбияле булырга өндәде.
Безнең укытучыбыз - хөрмәтле Алсу Нисбәт кызы Салихова - иң тырыш, иң таләпчән, иң гадел һәм шул ук вакытта безнең балаларыбыз өчен сердәшче дә, якын дус та! Ә ул үткәргән дәресләр! Каян гына кирәкле сүзләрне таба да, каян гына шулкадәр мәгълүматны хәтеренә сеңдерә икән ул?!
Укытучыбыз! Әти-әни сүзе белән янәшә куелырга хаклы булган олы исем! Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр төсле. Сез безнең балаларны тылсымлы белем иленә алып кердегез, кулларыннан җитәкләп, фән сарайлары буйлап йөрттегез, белем серләрен төшендердегез. Сезнең күзләрегездә - беркайчан да сүнми торган яктылык нуры, сезнең йөрәктә йөзәрләгән бала йөрәгенә ялкын кабызучы мәңгелек ут бар, сезнең кулларыгыз да - ана куллары кебек йомшак, сүзләрегез - назлы, ягымлы. Сез - гаҗәеп талант кешесе, гыйлем иясе. Сез - чын укытучы. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!
Бүген соңгы тапкыр безнең өчен
Кыңгыраулар чыңлар мәктәптә.
Кыңгырауның чыңы мәңгелеккә
Калыр һәммәбезнең йөрәктә.
Кыр казлары китә, көзләр җиткәч,
Апа озата безне язларда.
Күзләрендә - шатлык яше аның,
Борчуларга салган булсак та.
Сез - беркатлы, саф күңелле кеше,
Тавышыгыз җанга ятышлы.
Тик, нигәдер, бүген генә
Сезнең Карашыгыз үтә сагышлы...
Тормыш диңгезенә чыгардыгыз,
Кузгалырлар нурлы кораблар.
Онытмагыз безне, бу корабта -
Сез үстергән көчле балалар!
Хөрмәт белән Сезгә карыйбыз без,
"Рәхмәт" әйтеп һәрбер көн өчен.
Безне аңлап, яклап һәм яратып
Алсу апа бирде бар көчен.
Хөрмәтле Алсу Нисбәтовна! Сез һәрвакыт безнең күңелебез түрендә булырсыз. Нинди генә үрләргә менсәк тә, шатлык-куанычларыбызны Сезнең белән бүлешергә сүз бирәбез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X