Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Суда ял итү сезонында Татарстанда 28 кеше батып үлгән

Быел су коену сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 28 кеше батып үлгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Ведомство вәкиле билгеләп үткәнчә, ел башыннан суда фаҗигале очраклар саны узган елга караганда 19% ка кимрәк — 41 кеше һәлак булган (узган елның шул чорында 51 очрак теркәлгән иде). Су коену сезонында исә 28 кеше батып үлгән, узган ел бу күрсәткеч 33 иде.

Регина Гаязова суда ял итүчеләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен исегә төшереп, билгеләнмәгән урыннарда коенудан, спиртлы эчемлекләр эчүдән сакланырга тәкъдим итте.

Рәсем: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев