Җәмгыять

Су буенда балаларны күзәтүсез калдыру – ата-аналар өчен җәза

Полиция хезмәткәрләре Казанда пляжларда рейд уздырган. Тикшерү вакытында ата-аналарга иң мөһим кагыйдәне искә төшергәннәр: балаларны су янында бер секундка да ялгыз калдырырга ярамый, дип яза «Татар-информ» МА.

Әгәр бала караучысыз рәвештә су буенда булса, әти-әнигә административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк. Шуңа күрә хокук саклаучылар барлык өлкәннәрне саклыкка чакыра.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе түбәндәге киңәшләрне бирә:

  • рәсми рәвештә теркәлгән, коткару хезмәте эшләгән пляжларны гына сайларга;
  • балалар өчен саклагыч жилетлар әзерләргә;
  • су коену өлкәннәр күзәтүе астында гына башкарылырга тиешлеген җентекләп аңлатырга.

Полиция вәкилләре бу чараларны үтәмәү фаҗигале хәлләргә китерергә мөмкин, дип кисәтә.

 


Нет комментариев