САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Степановлар Яшьләр көне алдыннан язылыштылар

Петровка-Завод авылында яшәүче яшь парлар – Земфира һәм Илдар Степановлар шушы көннәрдә үзләренең гаилә мөнәсәбәтләре рәсмиләштерделәр.

Моннан унбер ел элек бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, Раббыбыз кушканча, әти- әниләребезне онытмыйча, гомер буе матур яшәячәкбез, дип сүз бирешеп, алар никах укыталар һәм уртак тормыш белән яши башлыйлар. Гаилә саф һәм нык булсын өчен, әлбәттә, никах белән яшәү кирәк. Ир белән хатын –тормышның нигез ташлары. Аларның кавышуыннан балалар туа, уртак мәхәббәт җимешләрен үстерү әти-әнигә йөкләнә.

Степановлар гаиләсендә дә бер-бер артлы берсеннән-берсе газиз балалар дөньяга аваз салалар. Әминәгә инде 7 яшь тулган, ул быел беренче сыйныфка укырга керергә әзерләнә. “Бик сәләтле, кул эшләренә оста. Рәсем ясарга, төрле уеннар оештырырга ярата, безне дә тик тотмый”, - дип мактады әтисе. Алты яшьлек Әмирнең дә укырга-язарга өйрәнәсе килә. Кечкенә Әмиләгә – әле бер яшь тә дүрт кенә ай.

Гаилә башлыгы Илдар Яким улы Сарман аграр көллияте дә белем алды, аннан соң да укуын дәвам итте. Бүгенге көндә ул “Һиләл” кибетенең ремонт - сервис бүлегендә эшли. Земфира – шәһәрдә үскән кыз. Гаиләләре белән Яр Чаллыдан күченеп кайткан елны ук, язмыш аны булачак тормыш иптәше белән таныштыра, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, ике гашыйк озакламый кавышып та куялар.

Район үзәгендә кассир булып эшләгән, әлегә бала тәрбияләү ялында, хуҗабикә. Яшьләр авылда Илдарның әнисе Рабыйга Басыйр кызы белән бергә яшиләр.

Дүрт бертуганның төпчеге буларак, төп йортны карау, әнисен ярдәм итеп яшәүне үзенең бурычы итеп саный Илдар.

23 июньдә, Яшьләр көне алдыннан, парлар гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә язылыштылар. Истәлекле көннәре белән аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, балаларга, гаиләгә күчтәнәчләр, күпбалалы әнигә чәчәк бәйләме тапшырды.

- Аллага шөкер, тату яшибез. Киләчәктә дә тигез гомер, сәламәт тормыш насыйп итсен. Безне хөрмәтләгән, балаларны куандырган өчен, район җитәкчелегенә зур рәхмәтлебез, - диделәр Степановлар.

Тормыш чылбыры дәвам итсен. Балалар тусын, аннан оныклар бәхете күрергә дә насыйп булсын, күңелле мизгелләр яшәү дәрте өстәсен үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев