«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленнән фоторепортаж 1
Районда 3-4 март көннәрендә үткән «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең зона туры бүләкләргә һәм шатлыклы җиңүләргә мул булды.
I урынны яуладылар:
Язилә Габдрахманова, кечкенәләр төркеме, Мортыш-Баш авылы, «Конферанс» номинациясе;
Мәликә Азимова, уртанчылар төркеме, кызлар, Җәлил поселогы, «Вокал-соло» номинациясендә;
«Дуслык» үрнәк вокаль ансамбле, уртанчылар төркеме, Сарман авылы, «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә;
«Умырзая» үрнәк хореография коллективы, кечкенәләр төркеме, Сарман, «Хореография» номинациясендә;
«Жасмин» үрнәк хореография коллективы, уртанчылар төркеме, Сарман, «Хореография» номинациясендә.
II урынны яуладылар:
Язилә Хәертдинова, кечкенәләр төркеме, Сарман, «Конферанс» номинациясендә;
Индира Мәрданова, Элина Төхбәтуллина, зурлар төркеме, Җәлил поселогы, «Конферанс» номинациясендә;
Язилә Габдрахманова, кечкенәләр төркеме, Мортыш-Баш авылы, «Вокал-соло» номинациясендә;
Әминә Бариева, уртанчылар төркеме, кызлар, Җәлил поселогы, «Вокал-соло» номинациясендә;
«Ихлас» вокаль ансамбле, уртанчылар төркеме, Җәлил поселогы, «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә.
III урынны яуладылар:
Нурзил Мөхәммәтов, уртанчылар төркеме, Сарайлы авылы, «Конферанс» номинациясендә;
Самира Сабирҗанова, уртанчылар төркеме, Петровский Завод авылы, «Вокал-соло» номинациясендә;
Рәмилә Хөсәенова, зурлар төркеме, Сарман, «Вокал-соло» номинациясендә.
«Җиңүгә омтылыш өчен» махсус призына түбәндәгеләр лаек булды:
Амелия Миңнехуҗина, кечкенәләр төркеме, Сарман, «Конферанс» номинациясендә;
Эльза Солтанова, кечкенәләр төркеме, Сарман, «Конферанс» номинациясендә;
Эльза Котлыева, уртанчылар төркеме, Җәлил поселогы, «Конферанс» номинациясендә;
Мәдинә Фатыйхова, беренче кечкенәләр төркеме, Сарман, «Вокал-соло» номинациясендә;
Язилә Хәертдинова, икенче кечкенәләр төркеме, Сарман, «Вокал-соло» номинациясендә.
«Иҗаттагы ихласлылык өчен» махсус призы белән бүләкләнде:
Карина Мөхәммәтрәхимова, уртанчылар төркеме, кызлар, Җәлил поселогы, «Вокал-соло» номинациясендә.
«Иҗади илһам өчен» махсус призы белән бүләкләнделәр:
«Йолдызчык» вокаль ансамбле, кечкенәләр төркеме, Сарман, «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә;
«Шатлык» вокаль ансамбле, уртанчылар төркеме, Сарман, «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә;
«Карамель» хореография коллективы, урта төркем, Җәлил поселогы, «Хореография» номинациясендә.
«Иҗади эзләнү өчен» махсус призы белән бүләкләнделәр:
«Жасмин» үрнәк хореография коллективы, кечкенәләр төркеме, Сарман, «Хореография» номинациясендә;
«Апрель» үрнәк хореография коллективы, уртанчылар төркеме, Җәлил поселогы, «Хореография» номинациясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев