Соңгы биш елда Татарстанда янгыннан 26 бала һәлак булган
Россия ГТХМ ТР буенча идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсендә бүлек башлыгы урынбасары Айрат Садыйков биш еллык статистиканы искәртте, дип яза «Татар-информ» МА.
2021-2026 еллар аралыгында республикада төтен һәм уттан 110 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган, 26 бала исә һәлак булган.
Әлеге елның гамәли күрсәткечләре: янгыннарда 5 бала җәрәхәтләнгән, 1 бала үлгән. Бала үлеме Апаста теркәлгән.
Садыйков сөйләгәнчә, фаҗигале очрак иртәнге 5тә булган. Малай әтисе белән яшәгән. Бала әбисенә шалтыраткан, аннары элемтә өзелгән. Әбисе икенче улына, ул өченчесенә, өченчесе 112 номерына шалтыраткан. Нәтиҗәдә, әти белән баланы хәрабәләр арасында гына тапканнар.
– Бер-берсенә шалтыратып, вакытны сузганнар. Тиешле хезмәткә шунда ук хәбәр итсәләр, бәлки, бала исән калыр иде, – дип йомгаклады ведомство вәкиле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев