Шыгайда карга боткасы пешерделәр
Җәмгыять

Шыгайда карга боткасы пешерделәр

.

Яз килүенә шатланып, элек-электән бала-чага кошкайларны карга боткасы пешереп каршы алган. Хәзер дә бу матур йола сакланган. Авылларда бәйрәм оештыралар, җыр-бию, уен-көлке белән язны каршылыйлар. Шыгайда да узган ялларда күңелле бәйрәм узган.

- Авылдашлар белән бергәләп ял иттек, сыйландык, күңел ачтык. Мин ботка пешердем. Гүзәл Галиева белән Зөлфия Әхмәдиева төрле уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Авылдашлар да бик актив булдылар, - дип хәбәр итте авылдагы территориаль иҗтимагый совет активисты Равил Мөбәрәкҗанов.


Нет комментариев