САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сез – батырлык үрнәге

Мортамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Сәхипзадина Бибихөснә Сәхипзадә кызына 20 нче июньдә 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район башлыгы Н.Закиров, җитәкчелек һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова тәбрикләде һәм Бибихөснә апага РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды. "Кайсысына 90 яшь...

Мортамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Сәхипзадина Бибихөснә Сәхипзадә кызына 20 нче июньдә 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район башлыгы Н.Закиров, җитәкчелек һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова тәбрикләде һәм Бибихөснә апага РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды.
"Кайсысына 90 яшь микән дип, карап, уйланып торам әле мин", - дип, шаяртып алды Гөлфирә Сөнгатовна, Бибихөснә апаны котларга килгән кунаклар белән тулы өй эченә атлауга. Чыннан да, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килүгә, 25 елдан артык иң авыр чорларда гаярь ирләр генә башкара алырдай иң авыр хезмәттә эшләгән ветеранга әле һич кенә дә 90ны бирерлек түгел. Күз-колак бераз начарланса да, өй эчендә йөреп тора, ашарга пешерә, йөзгә дә бик күркәм һәм гаять чиста-пөхтә. Үзе турында да ул бик матур итеп сөйләде.
Бибихөснә апа Мортамак авылында җиде балалы гаиләдә дүртенчесе булып туа. Әтисе Сәхипзадә абый районның иң оста тимерчесе, ташчысы була. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен "атказанган" исеме районда иң беренчеләрдән булып аңа бирелә. "Әбиебез Фатыйма да шулхәтле булган хатын иде", - дип сүзгә кушылалар туганнарының кызлары Нәгыймә һәм Кадрия апалар. Җиде баланы эшкә, чисталыкка-пөхтәлеккә өйрәтеп үстерүе, колхозлар оешкач, көне-төне эштән кайтып кермәве өстенә, матур-матур сөлгеләр, япмалар суккан ул.
Ата-ананың уңганлыгы-булганлыгы балаларына да күчә. Бибихөснә апа җиде классны бетерүгә, прицепщик булып эшли башлый, аннан тракторчылар курсын тәмамлый һәм 25 елдан артык тракторда эшли. "Трактор" дигәч тә, хәзерге заманның җылы кабиналы, уңайлы техникасын күз алдына китерергә кирәк түгел. Кабинасыз, фарасыз, тимер тәгәрмәчле тракторлар була ул чорларда. Аны кабызышырга берәр техника үтмәсме, дип, иртәнге дүрттән урамга чыгып баса торган була Бибихөснә апа. Җитмәсә, су салырга да буе җитми. "Тәгәрмәч өстенә менеп сала идем", - дип искә ала ветеран. Сугыш чорында илне, фронтны икмәк белән тәэмин итү өчен, көн генә җитми, төне дә кирәк була. Ә алдан берәү керосин лампасы белән сөрәсе җирне яктыртып бара. Көне-төне басудан кайтып кермәүләре өстенә ачлык-ялангачлык та талкый. Авыр сугыш еллары үтеп, дөньялар бераз рәтләнгәч, чөгендер утый һәм башка эшләрдә эшли. Шулай итеп, ярты гасырга якын тырыш хезмәт куя, "Фидакарь хезмәт өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре һәм башкалар белән бүләкләнә, исеме районның Почет китабына кертелә, 1960 нчы елда Мәскәүдә Халык казанышлары күргәзмәсендә катнаша. "Ленинны, Сталинны күрдем", - дип хәзер дә искә ала ветеран.
Хезмәткә бирелеп, гаилә корырга да өлгерми Бибихөснә апа. Күп вакытын колхоз эшенә багышласа да, әти-әнисен бик яхшылап тәрбияли, туганнарын, аларның балаларын караша, күрше-тирәләрне дә чит итми. "Картайгач, ялгыз калгач кына искә төште гаилә корырга кирәк булганлыгы", - ди ул. Ләкин аның йортыннан кеше өзелми. Туганнары даими барып, тәрбияләп торалар, олы юбилее белән котларга да якыннары, күрше-тирәләре җыелган. "Авыр вакытларда ярдәм иттең, дөньямны күтәрештең", - дип, килен тиешле Фәүзия апа да килеп керде.
Гөлфирә Сөнгатовна, ветеранны чын күңелдән олы юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, менә шулай якыннарының күңел җылысын, кайгыртучанлыгын тоеп, тагын озак еллар гомер итүен теләде. Район халыкны социаль яклау идарәсенең әйдәп баручы белгече Р.Юнысова, Мортамак авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Г.Гавасетдинова, авыл ветераннары исеменнән М.Исмәгыйлова тәбрикләделәр, Бибихөснә апаның иңнәренә бик матур яулыклар салдылар. Туганнары, аны котларга килүчеләр күршеләре Алсу һәм Нәфис Хафизовларга да рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Алар һәр көн иртән торуга иң беренче булып Бибихөснә апаның хәлен беләләр, пешергән ашларыннан, яккан мунчаларыннан калдырмыйлар.
"Без Сезнең - Бөек Ватан сугышы елларының авыр сынауларын лаеклы үткән һәм Җиңүгә тиңдәшсез өлешен керткән батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз гасырларда калыр һәм батырлык, әхлаклылык, тугрылык үлчәме булып хезмәт итәр. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим", - диелгән В.Путинның Котлау хатында. Без - сарманлылар да тиңдәшсез хезмәт батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм бәрәкәтле озын гомер телибез Сезгә, Бибихөснә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев