Сергиев -Посадта хезмәт итүче райондаш егетләребездән сәлам алып кайттылар
Җәмгыять

Сергиев -Посадта хезмәт итүче райондаш егетләребездән сәлам алып кайттылар

Сарман һәм Мөслим районнары җитәкчелеге вәкилләре һәм әти - әниләр шушы көннәрдә Сергиев -Посадта хезмәт итүче егетләр янында булдылар.

 Аларның хезмәт итү һәм яшәү шартлары, ял итү мөмкинлекләре белән танышкач, бар җирдә тәртип, чисталыкны күргән әти -әниләр тыныч күңел белән кайтканнар. Егетләр туган якларына кайнар сәламнәр юллаганнар. Командирлардан алар турында бары җылы сүзләр генә ишетергә туры килгән. 
Райондашларыбыз ышанычны акларлар, әти -әниләрнең, туган авылларның исеменә тап төшермәсләр, дигән зур өметләр белән саубуллашканнар алар.
Гөләндәм Хәлиуллина язмасы.

Илгизәр Гаделшин фотолары.


Нет комментариев