САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлаучылар тәмле конфетлар белән сыйландылар

Район мәгариф бүлегендәге 2531нче сайлау участогына килүче сайлаучыларның һәркайсына тәмле конфетлар таратылды

 Аларны  коймак һәм чәй белән дә сыйладылар. Район үзешчәннәре берсеннән берсе матур җыр-биюләре белән күңелгә күтәренкелек өстәделәр. Бу сәгатьләргә 1138 сайлаучының 94 проценты инде электрон тавышларын бирде. Участок буенча 32 яшь сайлаучы беренче тапкыр  сайлады. Аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.  Сайлау участогына килә алмаган 5 кешенең өйләренә барып сайлату мөмкинлеге бирелде. Участокның иң өлкән сайлаучысы – Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Хан ага Вәгыйзов. Ул өендә сайлады. Сайлау участогында 5 волонтер, 4 җәмәгать күзәтүчесе эшли. Күзәтчелек эшендә Татарстан җәмәгать палатасы вәкиле дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев