САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманның «Старт» спорт мәктәбе Фәрит Сафин исемен йөртәчәк

«Старт» чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбенә легендар спортчы Фәрит Газыйм улы Сафин исеме бирелүе турында без хәбәр иткән идек инде.

Бу эш район Башкарма комитетының 2022 елның 8 августында чыккан 246 санлы карары нигезендә башкарылды. Шул уңайдан бүген спорт мәктәбендә тантаналы чара үтте.
Тантанага мөхтәрәм кунаклар, район җитәкчелеге, Фәрит Сафин кулы астында тәрбияләнгән һәм тәрбияләнүче укучылар җыелдылар. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин бөтен гомерен чаңгы спорты белән бәйләгән, Сарман урта мәктәбендә кырык еллап эшләгәннән соң, лаеклы ялда булуына карамастан, спорт мәктәбенә күчкән мөгаллимнең бик күп төрле исемнәр иясе булуын билгеләп үтте, яңа дәрәҗәле исем алуы белән тәбрикләде, «Старт»ка аның исеме бирелүен раслаучы сертификат, истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга «Бердәм Россия» партиясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев, «Старт» мәктәбе тренеры-укытучысы Айдар Гатауллин да кушылдылар. Тантананың сәбәпчесе үзе дә җавапсыз калмады, мактаулы исем алуда барысының да өлеше булуын билгеләп үтте, үзен зурлаган өчен чиксез рәхмәтен белдерде.

Сарманның «Старт» спорт мәктәбенә Фәрит Сафин исеме бирелде

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев