Сарманның «Чишмә» ансамбле «Татарстан» журналының юбилей кичәсен ачты
Казанның «Созвездие-Йолдызлык» театрында «Татарстан» журналының 105 еллыгына багышланган «Зур авыл концерты» узды.
Гөрләп үткән тамашаны Сарман районының «Чишмә» фольклор ансамбле башлап җибәрде. «Татарстанның иң яхшы фольклор ансамбле» исемен йөртүче якташларыбызның чыгышы кичәнең бизәге булды.
Сәхнәдә республиканың иң яхшы коллективлары белән беррәттән Татарстанның халык артистлары Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры да катнашты. Бәйрәм кысаларында «Зур авыл китабы» презентациясе дә үткәрелде. Рус һәм татар телләрендә нәшер ителгән әлеге басмада авыллар тарихы тупланган. Сарманлылар өчен аеруча куанычлы: яңа китапта Мортыштамак авылына багышланган мәкалә дә урын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев