САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте

Бүген Сарман авылының "Ләйсән" балалар бакчасында икенче кечкенәләр ясле төркеме балалары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре кунак булып килделәр. Балалар Кыш Бабайга багышланган җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар. Бәйрәмнән соң ул балаларга үзенең буләкләрен...

Бүген Сарман авылының "Ләйсән" балалар бакчасында икенче кечкенәләр ясле төркеме балалары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре кунак булып килделәр. Балалар Кыш Бабайга багышланган җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар. Бәйрәмнән соң ул балаларга үзенең буләкләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Шулай ук,төрле бәйрәмнәр алдыннан балалар бакчаларында үткәрелә торган кул эшләнмәләре күргәзмәсе анда тәрбияләнүчеләргә үзләренең сәләтләрен күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Мондый чараларның Яңа ел бәйрәменә багышланганнары да була. Яңа ел алдыннан әти-әниләр белән балалар кабул итү бүлмәсен бизәү өчен иң яхшы кул эшләнмәләре конкурсында бик актив катнаштылар. Алар үзләренең фантазияләрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев