САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның төзелешләренә күп кешеләрнең өлешләре кергән

Төзү-монтаж идарәсе 1959 елда Иске Кәшер МТСы базасында оештырылып, башта колхозара төзелеш оешмасы дигән исем йөртә һәм колхозларга төзелеш эшләрендә ярдәм күрсәтә башлый.

Беренче елларында аны оештыручысы да булган Сарман төзүчесе Әзһәм Исламов җитәкли. Ул 1965-1995 елларда оешмада баш инженер булып эшләп, хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыкты. 
1964-1974 елларда оешма белән Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сәгыйдулла Кәлимуллин җитәкчелек итте. Иске Кәшердән Сарманга күчерелгән оешманың матди-техник базасын булдыруда, аны ныгытуда, төзелеш эшләрен камилләштерүдә Сәгыйдулла аганың өлеше зур булды. 
Колхозара төзелеш оешмасыннан төзү-монтаж идарәсе дәрәҗәсенә күтәрелгән оешмада 1974-1984 елларда җитәкче булып Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены кавалеры, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәис Миннебаев эшләде.

Дәвамын "Сарман" газетасының 21 март санында "Без тарихта эзлебез" рубрикасында укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев