САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның республика тарихында үз эзе бар

Бүген – 30 августта республика халкы, шул исәптән сарманлылар үзләренең дәүләтчелеге барлыкка килгән көнне – Республика көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда республиканың Югары Советы ТАССРның дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне кабул итә.

Татар халкының тарихы катлаулы һәм каршылыклы. Башта татарлар Идел буе Булгариясе составына керәләр, монголларның басып алу походларына актив рәвештә каршылык күрсәтәләр. 15 гасырда Казан ханлыгы төзелгәч, көндәшлек Мәскәү дәүләте белән башлана. 1552 елда Иван IV Казанны яулап ала һәм аны рус патшалыгы составына кертеп куя. Россия составында ул башта Казан патшалыгы, соңыннан Казан губернасы дип атала башлый. Аның белән дәүләт идарәчесе билгеләп куйган губернатор җитәкчелек итә. 1920 елның 27 маенда РСФСР составында Татар АССРы төзү турындагы декретка кул куела. 1990 елның 30 августында төбәк Татар Совет Социалистик Республикасы статусын ала. СССР таркалгач, 1992 елда ул Татарстан Республикасы дип йөртелә башлый. 
Ә Сарман төбәгенә беренче күчеп килүчеләр XVI гасыр ахырында күренә башлаган дип фаразлана. Ә авыллар күпләп бу төбәктә XVIII гасыр ахырында барлыкка килгәннәр. Тарихи материаллардан күренгәнчә, туган ягыбыз Пугачев, ракета техникасы пионеры Николай Кибальчич һәм Софья Перовская эзләрен саклый. Ә районыбызга нигез 1930 елда салына. 
Республика көне белән, хөрмәтле сарманлылар! 
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев