Сарманнан  Айзат белән Ризванның кулында - табигать матурлыгы
Җәмгыять

Сарманнан Айзат белән Ризванның кулында - табигать матурлыгы

Дөньяның шау чәчәккә күмелгән мәле.

Матурлыкларына сокланып туймаслык, исләреннән башлар әйләнә. Шул матурлыкны күрә белүчеләрнең күп булуы да сокландыра. Әнә урамнан каршыга кулларына сап-сары чәчәкләр тоткан ике малай килә. "Кемгә дип җыйдыгыз аларны?" - дим. Дәшмиләр. Бераздан артымнан куып җитеп: "Апа, чәчәк кирәкме?"_ дип, миңа суздылар. Ничек шундый "егетләр" чәчәгеннән баш тартасың инде? Сарманнан ике дус -  Айзат белән Ризван.


Нет комментариев