Җәмгыять

Татарстанлыларны 27 февральдә томан һәм бозлавык турында кисәтәләр

Синоптиклары хәбәр итүенчә, бүген, 27 февраль көнне, Татарстанда һава торышы аязлы-болытлы булачак.

Кайбер районнарда бераз кар явуы көтелә, ә иртән куе томан төшәргә мөмкин, бу шоферлардан аеруча игътибарлылык таләп итәчәк. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәр. Һава температурасы кышкыча салкын саклана: көндез термометр баганасы -4..-7 градус күрсәтсә, төнлә -9..-11 градуска кадәр суытачак, ә аязган вакытларда суыклык -15 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык саклану сәбәпле, хәрәкәт итү катлауланачак, шуңа күрә республика халкына сак булырга киңәш ителә.


Нет комментариев