Сарманлылар ярты килограммлы бәрәңгеләр үстергәннәр
.
Сарманда яшәүче Раушан һәм Анна Хәсәновлар бәрәңгедән мул уңыш алганнар. Берсе-берсе 500-600 грамм килүче бәрәңгеләр казып алгач, үзләре дә аптырап калганнар.
- Бәрәңгене ихатадагы бакчага 20 төп тирәсе генә утырттык. Быелгы ел өчен уңыш начар чыкмады. Арасында 500-600дән артык граммлы бәрәңгеләр чыкты, - диде Анна Семеновна.
Хактан да, үлчәүгә салгач, бәрәңгеләренең берсе – 623, икенчесе 532 грамм авырлыкта килде.
Хәерле ризык булсын!
Альбина Сабирова язмасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев