Сарманлылар паркта йөрергә яраталармы?
30 мартта Парк буенча йөреп кайту көне дип исемләнгән рәсми булмаган бәйрәм билгеләп үтелә.
Заманча технологияләр белән тулган заманда без күпчелек вакытны шуларга «текәлеп» уздырабыз. Тик «башны ял иттерү» турында да онытмаска кирәк.
Хәзер көннәр дә матурланды, тышка чыгып, йөреп кайтырга да була. Моның өчен район үзәгендә бик күп парклар булдырылган, кайсына барасың килә – шунсын сайла!
Датасы дә туры килеп тора бит – 30 мартта Парк буенча йөреп кайту көне дип исемләнгән рәсми булмаган бәйрәм билгеләп үтелә. Бу бик файдалы шөгыль икәнен аңлатып торудан мәгънә юктыр, тик, шулай да, исегезгә төшерәбез: ярты сәгать кенә булса да саф һавада йөрү калорияләрне «ягарга» гына түгел, иммунитетны ныгытырга да, кайбер чирләр белән авыру куркынычын киметергә дә, кан басымын төшерергә дә, йөрәк эшчәнлеген яхшыртырга да ярдәм итә. Кәефне күтәрү, йокыга уңай йогынты ясау һәм стрессны киметү турында әйтәсе дә юк...
Шуңа күрә, дуслар, бүген паркка йөрергә чыгарга онытмагыз. Үз сәламәтлегең өчен ярты сәгать кенә вакыт табуы авыр түгел, шулай бит?
Ильназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев