Сарманлылар оптимист рухын ничек саклыйлар?
Позитив уйлары булган кешеләргә тирә-яктагылар тартыла, аларда терәк таба. Нәкъ менә шундый кешеләр башкаларга яхшы кәеф тарата һәм коллективта формаль булмаган лидер ролен үти.
Алар өчен хәтта бәйрәм дә уйлап тапканнар – Халыкара оптимист көне 27 февральдә билгеләп үтелә. Ул – Россиядә рәсми рәвештәге бәйрәм түгел, тик, шулай да, бу көнне барлык позитив дулкынга көйләнгән кешеләр котлаулар кабул итә алалар. Оптимист булу, сәламәтлек күзлегеннән караганда да, файдалы – андый кешеләр стресска каршы торалар, проблемаларны җиңел кабул итәләр. Һәр көн оптимистка бары тик яхшылык кына алып килә, ул киләчәккә өмет белән карый.
Оптимист булуның серләре нәрсәдә соң? Бу турыда сез район газетасының 26 февраль саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев