Сарманлылар киңәше: Фитолампасыз ныклы рассада үстереп буламы?
Редакциягә газета алырга килүче бер укучыбыз кызыклы сорау бирде: «Фитолампалар кулланмыйча гына да ныклы, яхшы томат рассадасы үстереп буламы?» – дип кызыксына ул.
Февраль ахыры – бакчачылар өчен иң җаваплы чор. Тәрәзә төпләрендә яшел үсентеләр күренә башлады. Кемдер заманча фитолампалар куллана, ә кемдер элеккеге сыналган ысулларны өстен күрә. Чыннан да, кояш нурлары аз булган бу көннәрдә үсентеләрне ничек саклап калырга?
Бу сорауны без Сарман районының тәҗрибәле бакчачыларына юллыйбыз. Сез ничек уйлыйсыз? Безнең Вконтакте төркемебездә үткәргән сораштыруда үз фикерегезне калдыра яки комментарийларда үз серләрегез белән уртаклаша аласыз. Иң яхшы киңәшләрне «Сарман» газетасы битләрендә дә бастырып чыгарырбыз!
Безнең Вконтакте социаль челтәрендә рәсми төркебез - https://vk.ru/gazetasarman
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев