Сарманлылар Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
Бүген илебездә, шул исәптән Сарманда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне билгеләп үтелә.
Бу көнне илебездә шул исемдәге акциягә дә старт бирелде. Ул Бөтендөнья балалар көненә багышланды. Районыбызның яшь гражданнары нинди хокукларга ия һәм алар нәрсәләргә бурычлы? Район балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Резедә Кәлимуллинага шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Иң элек балигъ булмаган гражданннар категориясенә кемнәр кергәнен ачыклап китик. Россия законнары нигезендә 18 яше тулмаган һәр кеше балалар, ягъни балигъ булмаганнар категориясенә керә. Аларның күп төрле хокуклары бар. Әйтик, бала тууга, ул исем, фамилия, әтисенең исеменә, гражданлыкка, гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә, әти-әнисе һәм туганнары белән аралашуга, алар тарафыннан тәэмин ителүгә, яклауга, сәламәтлеген саклауга хокуклы. Алты яше тулуга, аның хокуклары тагы да арта. Ул нотариус тарафыннан раслауны, дәүләт теркәвен таләп итмәүче вак көнкүреш килешүләре төзи, әти-әниләре яки башка кешеләр биргән әйберләрдән үзе теләгәнчә файдалана, кемгә дә булса бүләк итә яки алыштыра, сата ала. Сигез яшьтән һәр бала белем алырга да хокуклы була. Ә ун яшьтән гаиләдә яки судта хәл ителә торган мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерә, үз исемен үзгәртүгә, үз әти-әни- сенең ата-аналык хокукларын торгызуга ризалык бирә ала. 14 яшьтән паспорт алу, яшьләр берләшмәләрендә катнашу, укудан буш вакытта әтисе яки әнисенең ризалыгы белән эшләү, үз акчасын, стипендиясен үзе тоту хокукы өстәлә. 15 яшьтән профсоюз ризалыгы белән ташламалы шартларда эшкә урнаша, 16 яшьтән җитди сәбәпләр нигезендә җирле үзидарә ризалыгы белән никахка керә ала.
- Болар белән беррәттән, балаларга кайбер бурычлар да йөкләнә дип беләбез.
- Бала әти-әнисен тыңларга, аларның игътибарын һәм кайгыртуларын кабул итәргә, өйдә, мәктәптә, җәмәгать урыннарында билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә бурычлы. 9 класс белем алу хокук кына түгел, бурыч та булып тора. Эшкә урнашкан очракта, бала хезмәт бурычларын төгәл үтәргә дә тиеш була. 17 яше тулган ир балалар хәрби учетка басарга, медицина комиссиясе үтәргә, хәрби таныклык алырга бурычлылар. 18 яшьтән ул закон нигезендә билгеләнгән барлык хокуклардан файдаланырга һәм бурычларны үтәргә тиеш була. Балаларны, гадәттә, дәүләт вазифалары да кызыксындыра. 21 яшьтән кеше Дәүләт Думасы депутаты, 25 яшьтән федераль район суды судьясы, 35 яшьтән Россия Федерациясе Президенты булып сайланырга хокуклы.
- Дөнья булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин. Әйтик, кеше хокук тәртибен бозды, ди. Мондыйларга административ һәм җинаять җаваплылыгы ничә яшьтән каралган?
- Балигъ булмаганнар административ җаваплылыкка 16, җинаять җаваплылыгына 14 яшьтән тартылырга мөмкин.
- Яшүсмерләрнең хокукларын яклау, аларга хокукый ярдәм күрсәтү буенча нинди чаралар күрәсез?
- Социаль яктан имин булмаган гаиләләрне вакытында ачыкларга тырышабыз. Андый гаиләләргә рейдлар үткәрәбез. Баланың ашарына, кияренә, уйнарга уенчыклары, өйдә үз почмагы, ягъни үз территориясе булырга тиеш. Комиссия составында төрле тармак вәкилләре бар: социаль яклау бүлеге, район эчке эшләр бүлеге каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе хезмәткәрләре, табиблар һәм башкалар. Ә инде хокук тәртибен бозган яшүсмерләрнең эше карала торган комиссия утырышларында район прокуроры яки прокуратура хезмәткәре катнаша.
- Балигъ булмаганнарның, үз-үзләрен яклау өчен, үз хокукларын һәм бурычларын белеп торырга һәм үз хокукларын яклау буенча чаралар күрергә дә хаклары бардыр?
- Әлбәттә. 14 яше тулган һәр яшүсмер закон нигезендә билгеләнгән аерым очракларда үз хокукларын яклау максатыннан судка мөрәҗәгать итә ала. Шунысын да әйтеп үтәсе килә: бу көннәрдә районда балаларга хокукый ярдәм күрсәтү буенча махсус акция үткәрелде. Без социаль яклау бүлеге, адвокатлар һәм башкалар белән берлектә район мәктәпләрендә очрашулар үткәрдек, балаларга үз хокукларын һәм бурычларын аңлаттык. Уен, викторина формасында үткәрелә торган мондый чараларны балалар бик яраталар, шактый гына сораулар да бирәләр. Ә инде аларның хокуклары бозылуга килгәндә, районда мондый очракларның теркәлгәне, кайсы да булса баланың яклау эзләп хокук органнарына, комиссиягә мөрәҗәгать иткәне булмады.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев