САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманлылар "Ватан"да да беренче булды

Узган атнада Казанның "УНИКС" концертлар залында "Ватан" республика яшьләр халык иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары үтте. Анда 42 районнан ун меңгә якын конкурсант катнашты. Беренче өч тур нәтиҗәләре буенча "Вокал-соло" номинациясендә безнең районнан Рузилә Бәдертдинова, Лиана Антонова, Эльвина Гобәйдуллина, "вокаль ансамбль" дә "Чәкчәк" дуэты, "Нәфис сүз" номинациясендә Ләйсән Миннәхмәтова фестивальнең...

Узган атнада Казанның "УНИКС" концертлар залында "Ватан" республика яшьләр халык иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары үтте. Анда 42 районнан ун меңгә якын конкурсант катнашты. Беренче өч тур нәтиҗәләре буенча "Вокал-соло" номинациясендә безнең районнан Рузилә Бәдертдинова, Лиана Антонова, Эльвина Гобәйдуллина, "вокаль ансамбль" дә "Чәкчәк" дуэты, "Нәфис сүз" номинациясендә Ләйсән Миннәхмәтова фестивальнең дипломантлары булдылар. "Вокал" номинациясендә халык җыры башкарган Рамилә Зиннәтуллина, мишәр халык җыры "И-ха, тымрым-риха" һәм сабырлык турында мөнәҗәт белән Эльвина Гобәйдуллина, шулай ук нәфис сүз остасы, Сарман урта мәктәбе укучысы Ләйсән Зиннәтуллина фестивальнең беренче дәрәҗәдәге бүләгенә һәм дипломына лаек булдылар. Алар "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә үткән гала-концертта катнашу хокукына да ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев