Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманлылар сәламәтлекләре турында уйларга тиеш

Бүген, 7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Без моның турында алдан искәрткән һәм сораштыру үткәргән идек. Аның нәтиҗәләре безне аптырашта калдырды. Сораштыруда катнашучылар күп булмаса да, 62,5 процент кеше сәламәтлеге турында бөтенләй уйламый булып чыкты. Зарарлы гадәтләре булмау үзе сәламәтлек саклау булып тора дип санаучылар 25 процент тәшкил итә....

Бүген, 7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Без моның турында алдан искәрткән һәм сораштыру үткәргән идек. Аның нәтиҗәләре безне аптырашта калдырды. Сораштыруда катнашучылар күп булмаса да, 62,5 процент кеше сәламәтлеге турында бөтенләй уйламый булып чыкты. Зарарлы гадәтләре булмау үзе сәламәтлек саклау булып тора дип санаучылар 25 процент тәшкил итә. Калганнар иртән физик күнегүләр ясый.

Бәлки, бу шаярту булгандыр? Без бит сораштыруны Көлке көне алдыннан оештырган идек. Шаярту булмаса, сәламәтлегегезне кайгыртырга киңәш итәбез. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев