Сарманлылар "Подписка өчен – iPad" конкурсында катнаша алалар
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2015 елның икенче яртысына газета-журналларга язылучылар арасында "Подписка өчен - iPad" дигән конкурс игълан итте. Аның шартлары бик гади. "ТАТМЕДИА"ның, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен, "Конкурс подписчиков" дигән тамга белән, түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт. Квитанция күчермәләрен Интернет...
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2015 елның икенче яртысына газета-журналларга язылучылар арасында "Подписка өчен - iPad" дигән конкурс игълан итте. Аның шартлары бик гади. "ТАТМЕДИА"ның, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен, "Конкурс подписчиков" дигән тамга белән, түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт. Квитанция күчермәләрен Интернет аша podpiska@tatmedia.ru адресына юлларга да мөмкин. Аларны җибәргәндә, үзегезнең телефонны да күрсәтергә кирәк.
Конкурсның исеменнән аңлашылганча, иң зур бүләк - iPad, һәм ул иң зур суммада язылган кешегә булачак. Өстәмә приз буларак, өч фотоаппарат та бар. Алар шулай ук басмаларга язылуның гомуми бәясеннән чыгып, зур суммадан кими бару тәртибендә тапшыралачак. Кызыксындыру призлары итеп илле кешегә бүләкләр җыелмасы каралган. Алар квитанцияләрне җибәрү датасына карап, алданрак җибәрүчеләргә эләгәчәк. Иң зур бүләккә өмет итмәгән очракта да, газета-журналларга тизрәк язылып, квитанцияләрегезнең күчермәләрен җибәрергә ашыгыгыз, хөрмәтле абунәчеләр.
Газета-журналларга почта бүлекчәләрендә дә, Интернет аша да язылырга мөмкин. Ә "ТАТМЕДИА" басмаларының тулы исемлеген www.tatmedia.ru яки www.tatpost.ru/Podpiska сайтларында табарга була. Белгәнегезчә, безнең район газетасы - шул басмаларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев