Сарманлылар газетага иске бәядән языла алалар әле
Хөкүмәт "Россия почтасы"на матбугат басмаларын халыкка тараткан өчен субсидияләр бирүне туктатканлыктан, газета-журналларга язылу бәяләре кимендә 25 процентка артачак. Ә бу - күп кенә абунәчеләр өчен сизелерлек сумма. Дөрес, матбугат базары вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинга вакытлы матбугатка язылу бәяләренең кискен үсешенә юл куймауны сорап, хат әзерләгән. Тик аның әле нинди...
Хөкүмәт "Россия почтасы"на матбугат басмаларын халыкка тараткан өчен субсидияләр бирүне туктатканлыктан, газета-журналларга язылу бәяләре кимендә 25 процентка артачак. Ә бу - күп кенә абунәчеләр өчен сизелерлек сумма. Дөрес, матбугат базары вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинга вакытлы матбугатка язылу бәяләренең кискен үсешенә юл куймауны сорап, хат әзерләгән. Тик аның әле нинди нәтиҗә бирәсе билгесез. Шулай булгач, әлегә иске бәяләрдән язылу мөмкинлеге булганда, ашыгыгыз, хөрмәтле газета укучылар - 31 мартка кадәр "Сарман"га иске бәяләрдән язылып калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев