Сарманда "Җырлы балачак илендә" бәйгесе үтте
19 мартта Сарман мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җырлы балачак илендә" VI район балалар иҗаты бәйгесе узды. Бу концерт районның бию һәм җыр балалар коллективларын сайлап алу нәтиҗәсендә куелды. Моннан алданрак жюри хөкеменә 300дән артык сәнгать номерлары тәкъдим ителгән иде. Алар арасыннан 50се сайланып алынды. Шул 50 коллектив...
19 мартта Сарман мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җырлы балачак илендә" VI район балалар иҗаты бәйгесе узды. Бу концерт районның бию һәм җыр балалар коллективларын сайлап алу нәтиҗәсендә куелды. Моннан алданрак жюри хөкеменә 300дән артык сәнгать номерлары тәкъдим ителгән иде. Алар арасыннан 50се сайланып алынды. Шул 50 коллектив чыгышларын ясады. Финал җырыннан соң бөтен мәктәп коллективлары диплом белән бүләкләнде.
Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.
Илнур Сибгәтуллин фотолары.
Тагын да күбрәк фотоларны Сарман муниципаль районы порталыннан карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев