Сарманда яшәүче Асия матурлыкны күңеле белән тоя
...Әйләнә-тирәдәге вакыйгаларны күзе белән күрмәсә дә, күңеле белән тоя Асия. - Әни, син нинди? - дип сорый ул еш кына әнисеннән. Җавап көтеп тормастан, үзе үк әйтеп тә бирә: - Мин беләм, әнием, син матур! Әнисен кыз татлы исеннән, йомшак кулларыннан, алкаларыннан таныса, әтисен - кытыршы кулларыннан. Әнисен бөтен барлыгы,...
...Әйләнә-тирәдәге вакыйгаларны күзе белән күрмәсә дә, күңеле белән тоя Асия.
- Әни, син нинди? - дип сорый ул еш кына әнисеннән. Җавап көтеп тормастан, үзе үк әйтеп тә бирә:
- Мин беләм, әнием, син матур!
Әнисен кыз татлы исеннән, йомшак кулларыннан, алкаларыннан таныса, әтисен - кытыршы кулларыннан. Әнисен бөтен барлыгы, халәте белән тоя ул:
- Әнием, син минем янымда....
Бу юллар - Зөлфия Шәрипованың "Мин беләм, әнием, син матур!" язмасыннан. Анда бер тапкыр да кояш яктысын күрмәгән булса да, һәрчак шат күңелле булып калучы Асия Азиханова турында язылган. Язманы тулысынча газетабызның 26 март санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев