Сарманда ярминкә гөрли
Җәмгыять

Сарманда ярминкә гөрли

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар, авыл җирлекләре сатып алучыларга үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәләр.

Ярминкәдән балалар бакчалары коллективлары да читтә калмаган. Ите-сөте дә, йомыркасы, яшелчә, җиләк-җимеше дә мулдан сәүдә рәтләрендә. Шунда ук коймагы пешә, самавырда чәе кайный, район үзешчәннәре чыгыш ясый. Ярминкәгә килегез, дуслар. Кирәк әйберегезне алып калыгыз.


Нет комментариев